Нефть бәясе баррель өчен 62 доллардан артып китте

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Лондондагы ICE биржасында 2019 елның ноябрендә тапшырулы Brent маркалы нефтькә фьючерсның бәясе Мәскәү вакыты белән 18:00 сәгатенә баррель өчен 62,38 долларга кадәр үсте, дип раслый биржа мәгълүматлары.

Соңгы тапкыр бу сорт нефть бәясе 2019 елның 2 августында баррель өчен 62 доллардан югарырак булган.

Бу фонда Россия валютасы долларга һәм еврога карата ныгыды. Шулай итеп, доллар курсы 16 тиенгә төште, 65,94 сумга кадәр, ә евро курсы - 5 тиенгә, 72,83 сумга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International