ТР финанслар министры: Татарстанның 2020 елга берләштерелгән бюджеты керемнәренең гомуми күләме 279,1 млрд. сум булыр дип көтелә

11 сентябрь 2019 ел., чәршәмбе

Татарстанның 2020 елга берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәренең гомуми күләме 279,1 млрд. сум булыр дип көтелә. Бу хакта 2020-2024 елларга Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразы параметрлары, 2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты фаразы буенча бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

Утырышта шулай ук 2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты проекты да каралды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.

 «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты фаразы турында» Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.

Быел 8 ай эчендә ТР консолидацияләнгән бюджетына 211,6 млрд сум акча кергән, шул исәптән салым һәм салымныкы булмаган 191,6 млрд сум. Сигез айда бюджет үтәлешенә нигезләнеп, 2020 елга һәм 2021-2022 план чорына бюджет эшләнгән.

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы башкарган эш нәтиҗәсендә, тупланма бюджетны булдырган 911 җирлек бюджетының, 45 муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләре бюджетларының, Татарстан Республикасы бюджетының 2020-2022 елларга чыгымнары буенча фаразлары төзелде. Барлык муниципаль берәмлекләрнең бюджетлары дефицитсыз дип фаразлана.

Социаль әһәмияткә ия чыгымнар күләме саклана. 2020 елга план бюджетында алар чыгымнарның гомуми күләменнән 70%ын тәшкил итә. “Социаль-мәдәни өлкә” бүлеге буенча чыгымнар, былтыргы белән чагыштырганда, 5,7%ка, 2021 елда 6,6 %ка, 2022 елда 7,6 %ка артыр дип көтелә.

“Мәгариф” тармагында 2020 елда чыгымнар күләме 81,4 млрд сум булырга тиеш. “Сәламәтлек саклау өлкәсе”ндә мәҗбүри медицина иминияте акчаларын исәпкә алып, 64,1 млрд сум булачак. “Социаль сәясәт” тармагында чыгымнарның күләме 36 млрд сум булыр дип көтелә. “Мәдәният, кинематография” юнәлешендә чыгымнар 10,5 млрд сум булачак. “Физик тәрбия һәм спорт” бүлеге буенча 6,2 млрд сум дип фаразлана.

“Дәүләт һәм муниципаль бурычны түләү” юнәлешендә 505 млн сум булачак. Федераль бюджетка 573 млн сум күләмендә кредит кайтару каралган.

Федераль акчаны санамыйча консолидацияләнгән бюджетның чыгым өлеше 282 млрд сум, 2021 елда 290,5 млрд сум, 2022 елда 295,3 млрд сум булыр дип көтелә. Консолидацияләнгән бюджет дефициты 2020 елда 2,9 млрд сум, 2021 елда 2,8, 2022 елда 2,6 млрд сум булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования