Антон Силуанов: дәүләткә Россиядә бизнесны алып бару өчен микроклиматны яхшыртырга кирәк

13 сентябрь 2019 ел., җомга

Дәүләткә Россиядә бизнесны алып бару өчен микроклиматны яхшыртырга кирәк: микроикътисад дәрәҗәсе, макроикътисадтан аермалы буларак, илдә югары түгел. Бу хакта РФ беренче вице-премьеры, РФ финанслар министры Антон Силуанов Мәскәү финанс форумында чыгыш ясаганда белдерде.

"Чыннан да, бездә макроикътисад бик яхшы. Россиядәге кебек макроикътисад, мөгаен, бер генә башка илдә дә юктыр. Әмма микроикътисад, микроклимат, милек хокукларын яклау, бизнес алып бару мөмкинлеге, ресурсларның һәркем файдалана алырлык булуы югары түгел, иң түбән урында тора", - диде түрә.

"Икътисад "китсен" өчен, безгә макро дан, гомуми икътисади шартлардан тыш, шундый аңлау бирергә, бизнес алдында дәүләт йөкләмәләрен бирергә кирәк: без шартларны үзгәртмәячәкбез, милек хокукларын яклау күзлегеннән бизнесны куркытмаячакбыз. Киресенчә, без милек хокукларын яклауны тәэмин итәчәкбез", - дип өстәде беренче вице-премьер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования