РФ Финанс министрлыгы 2020 елга бюджет чыгымнарындагы өстенлекләрне атады

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

Инфраструктура, кеше капиталын үстерү институтлары һәм икътисадның аерым секторларына төгәл ярдәм итү 2020 елга бюджет чыгымнарындагы өстенлекле юнәлешләр булып тора. Бу хакта РФ финанслар министры урынбасары Владимир Колычев FitchRatings еллык конференциясендә хәбәр итте.

"Чыгымнар планында төп өстенлекләр билгеле... Бу инфраструктура, бу кеше капиталын үстерү институтлары - мәгариф, сәламәтлек саклау, демография һәм аерым секторларга төгәл ярдәм", - дип билгеләде Колычев.

Аның сүзләренә караганда, бюджет сәясәте тулаем алганда стимуллаштыру характерын саклап калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International