Дәүләт Думасына өч елга федераль бюджет проектын керттеләр

30 сентябрь 2019 ел., дүшәмбе

РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасына 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына РФ федераль бюджеты проектын кертте. Бу хакта Дәүләт Думасы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты башлыгы Андрей Макаров бюджетның бер өлеше электрон рәвештә, ә бер өлеше кәгазьдә кертелде, дип сөйләде.

Бюджет проектына материалларда әйтелгәнчә, федераль бюджет керемнәре 2020 елда 20,379 трлн сум (шулардан нефть-газ - 7,472 трлн сум, нефть-газ булмаганнары - 12,907 трлн сум), 2021 елда - 21,246 трлн сум (шулардан нефть-газ 7,679 трлн сум, нефть-газ булмаганнары - 13,567 трлн сум), 2022 елда - 22,058 трлн сум (шулардан нефть-газ 7,73 трлн сум, нефть-газ булмаганнары - 14,327 трлн сум) тәшкил итәчәк.

2020 елда бюджет чыгымнары 19,503 трлн сум, 2021 елда - 20,634 трлн сум, 2022 елда - 21,763 трлн сум тәшкил итәчәк.

2020 елга тулаем эчке продуктның фаразланган күләме 112,863 трлн сум тәшкил итәчәк.

Бюджет проектына материалларга караганда, Россия Федерациясе федераль бюджеты профициты 2020 елда тулаем эчке продуктның 0,8% ын, 2021 елда - тулаем эчке продуктның 1,1% ын, 2022 елда - тулаем эчке продуктның 0,8% ын тәшкил итәчәк.

Федераль бюджетның илкүләм проектларга чыгымнары агымдагы ел белән чагыштырганда 2020 елда 10% ка артачак - 1,982 трлн сумга кадәр. Киләчәктә алар шулай ук үсәчәк: 2021 елда 2,217 трлн сумга кадәр һәм 2022 елда 2,692 трлн сумга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования