Федерация Советы 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына РФ федераль бюджеты турындагы законны хуплады

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Федерация Советы дүшәмбе көнне 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына федераль бюджет турындагы законны хуплады. Документ нигезендә, федераль бюджет керемнәре 2020 елда 20,379 трлн сум дәрәҗәсендә планлаштырылган; 2021 елда алар 21,246 трлн сумга кадәр күтәреләчәк, ә 2022 елда - 22,058 трлн сумга кадәр. Бюджет чыгымнары, көтелгәнчә, шулай ук үсәчәк: 2020 елда алар 19,503 трлн сум, 2021 елда - 20,634 трлн сум, 2022 елда - 21,763 трлн сум тәшкил итәчәк.

Шактый өлешне элеккечә социаль тәэмин итүгә, оборонага һәм милли куркынычсызлыкка чыгымнар тәшкил итәчәк.

Бюджет һәм финанс базарлары буенча Федерация Советының профильле комитеты бәяләмәсендә билгеләнгәнчә, законда илкүләм проектларны өстенлекле финанслау саклана. 2020-2022 елларда 12 илкүләм проектны һәм магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтү комплекслы планын гамәлгә ашыруга финанслауның гомуми күләме 6,9 трлн сум тәшкил итәчәк. "Барлык илкүләм проектларны вакытында финанслауны тәэмин итү бик мөһим. Бу максатларга бүлеп бирелгән федераль бюджет чыгымнарын үтәү дәрәҗәсе 2019 елның 1 октябренә 50% тан ким булды. Шуңа күрә РФ хөкүмәтеннән булган куркынычларны бетерү буенча өстәмә чаралар эшләү таләп ителәчәк", - диелә бәяләмәдә.

Икенче укылышта закон проектын карау кысаларында аеруча сизелерлек үзгәрешләр, комитет билгеләп үткәнчә, бюджетара трансфертларга кагылган. Беренче тапкыр 2020 елга 217дән 203 бюджетара трансфертны раслау күздә тотыла. Шулай ук, сенаторлар фикеренчә, мөһим төзәтмә булып бюджет кредитлары буенча төбәкләрнең бурычларын реструктуризацияләүне 2029 елга кадәр озайту тора: яңа инвестиция проектлары кысаларында инфраструктура объектларына бюджет инвестицияләрен гамәлгә ашыруга бушаган акчаларны җибәрү шарты белән 2024 елга кадәр алар ел саен бурыч суммасының 5%ы күләмендә бурычларны, 2029 елга кадәр бурычның калган суммасын тигез өлешләр белән каплый ала.

2020-2022 елларда федераль бюджет профициты шул елларга туры китереп тулаем эчке продуктның 0,8%, 0,5% һәм 0,2% дәрәҗәсендә көтелә. 2020 елга тулаем эчке продуктының фаразланган күләме 112,863 трлн сум тәшкил итә. Дoкумент бюджет кагыйдәсендә 2020 елда Urals маркалы нефтькә бәяләр - баррель өчен 42,4 доллар дип салып калдырылганнан чыгып эшләнгән.

Бюджет Икътисади үсеш министрлыгының база фаразына нигезләнә, ул 2020 елда Россия эчке тулаем продуктының 1,7% ка үсешен һәм аның 2021 һәм 2022 елларда 3,1% һәм 3,2% ка кадәр тизләнүен күздә тота. Фаразлауларга караганда, нефтьнең уртача еллык бәясе 2020 елда баррель өчен 57 доллар тәшкил итәчәк һәм 2021 һәм 2022 елларда баррель өчен $56 һәм $55 долларга кадәр төшәчәк. Инфляция 2020 елда 3% һәм 2021 һәм 2022 елларда 4% дәрәҗәсендә көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International