Киләсе елга республика бюджеты турында закон кабул ителде

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советында "2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" Татарстан Республикасы законы проектына төзәтмәләр каралды. Депутатлар республиканың "төп финанс законын" соңгы укылышта кабул иттеләр.

Закон проектын икенче укылышка тәкъдим иткән Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин закон проектына регламент срокларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан һәм Дәүләт Советы депутатларыннан 420 төзәтмә керде, диде.

Дәүләт Советы республика бюджеты турында законны түбәндәге параметрлар белән кабул итте:

- 2020 елда керемнәр 270, 07 млрд сум, чыгымнар - 273,2 млрд сум, дефицит 3,1 млрд сум тәшкил итәчәк;

- 2021 елда керемнәр 274,09 млрд сум, чыгымнар - 276,9 млрд сум, дефицит 2,8 млрд сум тәшкил итәчәк;

- 2022 елда керемнәр 280 млрд сум, чыгымнар - 282,6 млрд сум, дефицит 2,6 млрд сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International