Urals нефтенең гыйнвар-ноябрьдә уртача бәясе баррель өчен 63,52 долларга кадәр кимеде

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

2019 елның гыйнвар-ноябре нәтиҗәләре буенча Urals маркалы нефтьнең уртача бәясе баррель өчен 63,52 доллар тәшкил иткән, бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11,7 процентка кимрәк. Бу хакта Россия Финанс министрлыгы сайтындагы хәбәрдә әйтелә.

2018 елда Urals ның уртача бәясе гыйнвар-ноябрьдә баррель өчен 70,92 доллар тәшкил иткән булган.

2019 елның ноябрендә Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 63,34 доллар дәрәҗәсендә урнашкан, 2018 елның ноябрендә -баррель өчен $64,8 .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International