Дмитрий Медведев: узып баручы ел Россия икътисады һәм социаль өлкәсе өчен тотрыклы булды

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Узып баручы ел Россия икътисады һәм социаль өлкәсе өчен тотрыклы булды. Бу хакта Россия Федерациясе премьер-министры Дмитрий Медведев Россия телеканалларына интервьюсында белдерде.

"Тулаем алганда, безнең икътисад һәм социаль өлкә бу елны яхшы, тотрыклы яшәде – һәм (барлыкка килгән төрле елларны һәм проблемаларны без истә тоткан хәлдә) бу иң мөһиме", - диде ул.

Медведев билгеләп үткәнчә, халыкның аерым игътибар кирәк катламнарына ярдәм итү эше дәвам итәчәк. "Реаль керемнәр, кешеләр кулларына чынлап ала торган акчалар буенча эш, әлбәттә, дәвам итәчәк. Һәм без мондый ярдәм халыкның аеруча игътибар кирәк катламларына барып җитсен өчен тырышырбыз", - диде ул.

Бу категорияләр турында сөйләгәндә, премьер, аерым алганда, балаларга ярдәм итү яки аларга кием-салым һәм азык-төлек сатып алу өчен акча җитмәгән күпбалалы гаиләләрне билгеләп үтте. Шулай ук ул хезмәткә сәләте югары булмаган кешеләрне дә телгә алды: өлкән яшьтәге яки инвалид кешеләр.

"Нәкъ менә шушы максатчан категорияләр буенча эшлибез дә инде. Нәкъ менә шуңа күрә моңа чынлап мохтаҗларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән бик күп мөһим карарлар кабул ителде", - дип белдерде Медведев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International