Икътисадый үсеш министрлыгы рубльнең беренче яртыеллыкта ныгуын фаразлады

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы 2020 елның беренче яртыеллыгында рубльнең ныгуын фаразлады. Бу хакта ведомство тарафыннан әзерләнгән "Кредитлау картинасы" мониторингындагы мәгълүматларга сылтама белән RT хәбәр итте.

Билгеләп үтелгәнчә, рубльнең ныгуына банк кредит продуктлары буенча ставкалар дәрәҗәсен саклап калу һәм агымдагы бюджет параметрларын гамәлгә ашыру ярдәм итәчәк. Моннан тыш, гомуми ихтыяҗның түбән дәрәҗәдә саклануы һәм инфляцияне 3% тан түбәнрәк беркетү фаразлана.

Шулай ук федераль бюджет чыгымнары күләме югары үсеш темпларын күрсәтер дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International