2018 елның 19 гыйнварында ТР финанс министры Р.Р. Гайзатуллин «ТАИФ» компанияләре төркеменең эре нефть химиясе предприятиеләре, "Кварт" акционерлык җәмгыяте һәм энергетика предприятиеләре белән киңәшмәләр үткәрде.
2017 елның гыйнвар-декабрь айларында федераль бюджет үтәлешенең алдан санаулар буенча төп күрсәткечләре түбәндәгечә:
- тупланган керемнәр күләме - 15 089 465,1 млн. сум ягъни "2017 елга һәм 2018, 2019 еллар план чорына федераль бюджет турында" Федераль закон белән расланган федераль бюджет керемнәренең тулы күләменнән 102,5% тәшкил итә;
- чыгымнар үтәлеше - 16 425 836,5 млн. сум, ягъни "2017 елга һәм 2018, 2019 еллар план чорына федераль бюджет турында" Федераль закон белән расланган федераль бюджет чыгымнарының тулы күләменнән, расланган росписьтән 98,2% тәшкил итә.