РФ Хөкүмәте төбәкләргә трансфертларның чик дәрәҗәләрен раслады

2017 елның 14 июле, җомга

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев төбәкләрнең чыгымнарын федераль бюджеттан финанслашуның чик дәрәҗәсен билгели торган карарга кул куйды. Документ Министрлар Кабинеты сайтына урнаштырылган.

 “2018 ел һәм 2019, 2020 еллар планлы чорына Россия Федерациясе субъектлары буенча федераль бюджеттан Россия Федерациясе субъектының чыгым йөкләмәсен финанслашуның теркәлгән чик дәрәҗәсен расларга”, - дип язылган хәбәрдә.

Кабул ителгән карарлар федераль башкарма хакимият органнарына һәм төбәк хакимиятләренә 2018-2020 елларга субсидияләр бирү вакытында финанслашу күләмен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк дип искәртелә.

Уртача бу күрсәткеч 70%тан 90%ка кадәр төрлеләнә. Финанслашуның иң түбән дәрәҗәсе Мәскәүдә: барлык өч елга 5шәр процент. Икенче урында Ямал-Ненец округы (14%).

Хөкүмәтнең икенче карары финанслашуның чик дәрәҗәсен исәпләү методикасы өлешендә төбәкләргә субсидияләрнең формалаштырылу, бирелү һәм таратылу кагыйдәләренә үзгәрешләр кертә. Документ буенча, база рәвешендә субъектларның агымдагы финанс елга хисаплы бюджет тәэмин ителеше дәрәҗәләре файдаланылачак. Шулай ук федераль бюджеттан финанслашу дәрәҗәсен чик дәрәҗәдән артыграк урнаштыру мөмкинлеге каралган, ләкин 99%тан да артыграк түгел.

Февральдә РФ финанс министры Антон Силуанов төбәкләрнең чыгымнарын федераль бюджеттан финанслашуның чик дәрәҗәләрен урнаштыру методикасы буенча Финанслар министрлыгы тиздән РФ Хөкүмәтенә тәкъдимнәрен кертәчәк дип хәбәр иткән иде.

Бюджет тәэмин ителешеннән чыгып, төбәкләрнең ике категориясен аерып чыгарырга тәкъдим ителә иде. Бюджет тәэмин ителеше уртачага кермәгән төбәкләр өчен федераль үзәктән финанслашу өлеше 70%тан 95% диапазонында булачак. Икенче категория өчен – тәэмин ителеш дәрәҗәсе уртачадан югарырак – үзәктән финанслашу өлеше 5% тан 70% кадәр булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International