Россия Банкы: РФ Халыкара резервлары ай дәвамында 1,5% ка артты

2017 елның 7 августы, дүшәмбе

2017 елның 1 августына РФнең Халыкара резервлары 418,447 миллиард доллар тәшкил итте. 1 июльгә ул 412,239 миллиард доллар иде, дип хәбәр итте Россия Банкы.

Шулай итеп, июль дәвамында резервлар 6,2 миллиард долларга яисә 1,5 %ка арткан.

РФнең Халыкара (алтын валюта) резервлары – ул Россия Банкы һәм РФ Хөкүмәте карамагындагы тиз сатылучан чит ил активлары. Резервларны тәңкәле алтын, бурычка алуның махсус хокуклары, Халыкара валюта фондында резерв урыны һәм чит ил валютасындагы акчалар (башка резерв активлар) тәшкил итә.

2016 елда РФнең халыкара резервлары 2,5 %ка артты. 2008 елның август башында резервлар тарихи максимумга ирешкән иде – 598 миллиард доллар. 2017 елның 21 апреленә РФнең Халыкара резервлары 2014 елның декабреннән соң беренче тапкыр 400 миллиард долларга ирешкән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International