ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан «АЦК-Финанс» системасында Сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасы сервисы белән түләү документларын автомат рәвештә тикшерү функционалы кертелде.


26
гыйнвар, 2024 ел
җомга

25 һәм 26 гыйнварда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының финанс органнары җитәкчеләре белән 2023 елда җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2024 елның гыйнварында көтелгән үтәлеш мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

2023 ел нәтиҗәләре буенча махсус казначылык кредитлары форматында җәлеп ителгән федераль акчалар күләме 10,4 млрд. сум тәшкил итте.

Татарстан Республикасы бюджеты буенча бурыч йөкләмәсенең (кире кайтарылмый торган керемнәрне исәпкә алмыйча, бюджет керемнәре күләменә карата дәүләт бурычы күләменең нисбәте) күрсәткече 30,9 процент тәшкил итте, бу бюджет законнары белән «югары бурыч тотрыклылыгы» буларак характерлана торган дәрәҗәгә туры килә.

2024 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Уку чаралары планы кысасында министрлык, Казначылык департаменты хезмәткәрләре өчен Татарстан Республикасы финанс министры Р.Р. Гайзатуллин катнашында «Оешмалар табышына салым – төп төшенчәләр, салым законнарында яңалыклар» темасына лекция үткәрелде.


25
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Чираттагы финанс елына һәм план чорына Татарстан Республикасы бюджеты дәүләт программалары нигезендә программа форматында формалаша.

Россия Федерациясе Бюджет кодексында хисап финанс елында түләнергә тиешле төзелгән дәүләт контрактлары буенча ел башына файдаланылмаган ассигнованиеләр суммасына федераль бюджет чараларын баш бүлүчеләргә арттыру мөмкинлеге каралган, яъни, шулай итеп, федераль бюджетның файдаланылмаган бюджет ассигнованиеләренә ихтыяҗны раслау мөмкинлеге бирелә.


24
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

 «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында 2024 елда модель китапханәләре булдыру чараларын дәвам итү планлаштырыла.


23
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты директоры урынбасары Әлфия Минһаҗева Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының «2023 елда Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары турында» йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.

Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзерахманов республика Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International