ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2024 ел
җомга

Алдан ясалган исәпләүләр буенча, агымдагы елның 1 мартына Татарстан Республикасы дәүләт әҗәте күләме 125,5 млрд.сум тәшкил итәчәк, шул исәптән федераль бюджет кредитлары буенча йөкләмәләр – 115,9 млрд. сум һәм Татарстан Республикасы дәүләт гарантияләре буенча бирелгән йөкләмәләр – 9,6 млрд. сум.


29
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2023 елда «Татарстан Республикасының дәүләт финанслары белән идарә итү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның беренче этабы тәмамланды (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 1 августыннан 545 санлы карары белән расланган, 2023 елның 29 декабреннән редакциядә).

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Рәүф улы Гайзатуллин катнашында муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының финанс органнары җитәкчеләре белән гыйнвар аенда җирле бюджетларны үтәү һәм 2024 елның февралендә аның көтелгән үтәлеше мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Казан дәүләт медицина академиясе – Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Өзлексез һөнәри белем Россия медицина академиясе» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе филиалы белән берлектә «2024 - 2028 елларга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау белгечләрен дипломнан соңгы әзерләү системасын үстерү» программасын эшләде.


28
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елда Татарстан Республикасы кече нефть компанияләре эшчәнлеге йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары буенча кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды.

«Махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнар гаиләләренә һәм махсус хәрби операциядә катнашу нәтиҗәсендә һәлак булган (вафат булган) гражданнар гаиләләренә ярдәм итүнең өстәмә чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022елның 20 октябрендәге 1122 санлы карары нигезендә мобилизацияләнгән гражданнар гаиләләрендәге балаларга түләүсез нигездә балалар сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар бирелә.

Ел саен Татарстан Республикасында балаларны савыктыру лагерьларында хокук тәртибен тәэмин итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен саклау өчен хосусый сак предприятиеләрен җәлеп итүгә шктый күләмдә акчалар бүлеп бирелә.

Ел саен Татарстан Республикасында «Балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру» төбәк проекты гамәлгә ашырыла, ул балалар һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтләнүен оештыру өчен кирәкле шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

2024 елдан спорт әзерлегенең өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы физкультура спорт оешмаларының яшь белгечләрен эшкә урнаштырганда хуҗалык эшләрен яхшыртуга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү арттырылачак.

2024 елда банклар клиентларына беренче тапкыр 2023 елда кертемнәрдә эшләгән акчаларыннан физик затлар керемнәренә салым түләргә туры киләчәк. Федераль салым хезмәте банклардан барлык депозитлар буенча һәр вкладчының кереме турында бөтен мәгълүматны алган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International