ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында педагогик хезмәткәрләргә - мәгариф оешмаларында эшләүче яшь белгечләргә ай саен түләүләр бирелә. Әлеге максатларга 2024 елга Татарстан Республикасы бюджетында 104 705,4 мең сум каралган.

2024 елга Татарстан Республикасы бюджетында «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында гомуми белем бирү инфраструктурасын модернизацияләүгә 1 615,0 млн.сум күләмендә акча каралган, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбенә – 1 308,2 млн. сум, Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбенә – 306,8 млн. сум.


27
февраль, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 27 февралендә «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова 2024 елның гыйнварында Татарстан Республикасының салым һәм салым булмаган керемнәр буенча берләштерелгән бюджеты үтәлешен бәяләде.

2024 елга Татарстан Республикасы бюджетында гражданнарның үзара салым акчаларын җәлеп итеп гамәлгә ашырыла торган җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча чараларны гамәлгә куюга 1 352,1 млн.сум күләмендә акча каралган.

Татарстан 2024 елның гыйнварында берләштерелгән бюджет керемнәре күләме буенча Россия төбәкләре арасындагы рейтингта бишенче урынны алган. Бу хакта Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова «Татар-информ» матбугат конференциясендә әйтте.

2024 елда Татарстанда илкүләм проектларның үтәлеше 25,5 млрд сумга бәяләнә. Бу хакта «Татар-информ» матбугат конференциясендә республика финанс министры урынбасары Гела Герасимова хәбәр итте.


22
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаментында бәйрәм чаралары узды.


21
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Ел саен 15 мартка кадәр Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә чираттагы финанс елына һәм план чорына Татарстан Республикасы бюджеты проектын төзегәндә эшләнә торган законнар, документлар һәм материаллар проектларын әзерләү һәм карау графигын төзи.

Татарстан Республикасында икътисадка инвестицияләр җәлеп итү өчен Татарстан Республикасының Алабуга, Югары Ослан һәм Лаеш муниципаль районнары территориясендә төзелгән махсус икътисадый зоналар резидентлары, алгарышлы үсеш территорияләре резидентлары, махсус инвестицион контрактларда катнашучы оешмалар, инвестицион эшчәнлек субъектлары өчен табышка салым һәм оешмалар милкенә салым буенча түбәнәйтелгән ставкалар агымдагы елда гамәлдә булуын дәвам итә. Әлеге ташламалар суммасы 6,5 млрд. сумнан артык тәшкил итте.


20
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга, икътисад һәм инфраструктураны үстерүгә юнәлдерелгән илкүләм проектларны уңышлы тормышка ашыру дәвам итә. Проектлар Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин карары буенча гамәлгә куела.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International