ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2024 ел
җомга

2024 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 2023 елда Россия Федерациясе субъектының берләштерелгән бюджеты һәм бюджеттан тыш территориаль дәүләт фондлары бюджетлары үтәлеше турында Федераль казначылыкка бюджет хисабы төзелде һәм тапшырылды.


21
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен Татарстан Республикасында федераль бюджеттан субсидия хисабына муниципаль гомуми кулланышта булган китапханәләрнең һәм дәүләт үзәк китапханәләренең китап фондларын тулыландыру гамәлгә ашырыла. «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 116-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законында әлеге максатларга түбәндәге күләмдә акчалар каралган:

Россия Федерациясе субъектларында 2024 елда озак вакытлы карау системасын булдыру буенча проектны гамәлгә ашыру дәвам итә.

21 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында «Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 44 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы закон проекты каралды. Закон проекты Татарстан Республикасы законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан әзерләнгән.


20
март, 2024 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2024 елның 15 мартыннан 617-р санлы боерыгы нигезендә Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына “Туризмны үстерү” Россия Федерациясе дәүләт программасы күрсәткечләренә ирешүгә бердәм субсидия бүлүгә Татарстан Республикасы бюджетына каралган акчалар күләмен арттыру өлешендә 10 198,1 мең сумга үзгәрешләр кертелде.

Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин йөкләмәсе белән булдырылган «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законында авыл халкына хезмәт күрсәтү өчен күчмә күпфункцияле үзәкләр (автоклублар) сатып алуга 9 994,6 мең сум каралган, шул исәптән 8 095,6 мең сум федераль бюджет акчалары.

2024 елның 1 мартына илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чыгымнар 3,8 млрд сум яки еллык билгеләнешләрнең 14,8 процентын тәшкил итте. Аерым алганда, чыгымнар түбәндәге илкүләм проектлар буенча башкарылды:


19
март, 2024 ел
сишәмбе

Балаларны пилотсыз авиация системаларын җыюга һәм очтыруга өйрәтү өчен фәнни-белем бирү һәм инновацион инфраструктура булдыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыру белән бәйле чыгымнарны финанс яктан тәэмин итүгә “Байкиев К.С. исемендәге Икшермә кадет интернат мәктәп”енә Татарстан Республикасы бюджетыннан 2 788,47 мең сум акча бүлеп бирелде.

Татарстан Республикасы бюджетында авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләренә һәм иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен 7,9 млн.сум каралган.

Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1704 санлы карары кысаларында Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле инфраструктура объектларын булдыру программасы дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International