ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтын үстерүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә акча бүлеп бирелде.

2024 елга Татарстан Республикасы бюджетында «Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацион икътисады» дәүләт программасынын «Татарстан Республикасында дәүләт икътисадый сәясәтен камилләштерү» төбәк проекты кысаларында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетларына авыл һәм шәһәр җирлекләренә грантлар бирү өчен 347,5 млн.сум күләмендә бюджетара трансфертлар каралган.


19
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы 2024 елдан Татарстан Республикасы территориясендә «Ил пилотсыз авиация системаларына ихтыяҗны стимуллаштыру» яңа федераль проектын гамәлгә ашыруда катнаша.

Россия Федерациясе Финанс министрлыгының «Россия Федерациясе бюджет классификациясе кодларын формалаштыру һәм куллану тәртибе, аларның структурасы һәм билгеләү принциплары турында» 2022 елның 24 маендагы 82н номерлы боерыгына ярашлы рәвештә, 2024 елның 1 гыйнварыннан федераль бюджеттан башка бюджетара трансфертлар хисабына гамәлгә ашырыла торган Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнарының чагылышы үзгәрде.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2023 елның 2 августындагы 2082-р номерлы карары белән 2024 елга, 2025 һәм 2026 елларның план чорына федераль бюджеттан субсидияләр буенча Россия Федерациясе субъектының чыгым йөкләмәсен финанслауның чик дәрәҗәсе расланды.

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауның төбәк программасын гамәлгә ашыруның кыска вакытлы планына ярашлы, 2023 ел йомгаклары буенча төбәк операторы тарафыннан 718 күпфатирлы йортта капиталь ремонт ясауга 6,2 млрд.сум юнәлтелгән, шуларның 0,9 млрд. сум 109 йортта лифт җиһазларын алыштыруга сарыф ителгән.

2023 ел нәтиҗәләре буенча республиканың дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре күрсәткән түләүле хезмәтләрдән тупланма керемнәр 18 981,1 млн.сум тәшкил итте, бу 2022 елга керемнәрдән 3 019,7 млн. сумга күбрәк.


15
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Яшел Үзән индустриаль паркында Ozon маркетплейсы склады инфраструктурасын булдыру буенча масштаблы проект гамәлгә ашырыла.

2024-2025 елларда ВЭБ.РФ Дәүләт Үсеш Корпорациясе ярдәме белән Татарстан Республикасында “Менделеевск 2.0” сәнәгать паркы өчен инженерлык инфраструктурасы төзү буенча масштаблы проект гамәлгә ашырыла.

Агымдагы елның 1 февраленә Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан гомуми суммасы 3,2 млрд сум яки еллык билгеләнешләрнең 4,7 проценты булган максатчан бюджетара трансфертлар керде. Керемнәр буенча төп юнәлешләр:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International