Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе
25.10.2018

2018 елның 25 октябрендә сәгать 8дә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2018 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2018 ел азагына кадәр республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турында" республика финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узачак.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздыра.



Тулы текстны карарга

2018 елның 9 аенда Татарстан Республикасы тупланма бюджетыүтәлеше нәтиҗәләре һәм 2018 елга бурычлары турында республика киңәшмәсе.

 

2018 елның 9 аенда Татарстан Республикасының тупланма бюджетына 210,4 млрд. сум керем алынды, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 191,8 млрд. сум, түләүсез алынган керемнәр – 18,6 млрд. сум.

Планның үтәлеше 73 процент тәшкил итте.

Салым һәм салым булмаган керемнәр буенча республика бюджеты 160,5 млрд. сумга үтәлде. Җирле бюджетларның үз керемнәре барлыгы 31,3 млрд. сум күләмендә җәлеп ителде.

Тугыз ай эчендә табышка салым кереме 69,7 млрд. сум тәшкил итте.

Транспорт салымы 1,9 млрд сум күләмендә алынды.

Хисап чорында республиканың тупланма бюджетына физик затларның кеременә салым барлыгы 52,0 млрд. сум күләмендә керде. Салым буенча керемнәр динамикасы уңай урнашты, үткән ел дәрәҗәсенә үсеш темпы 6,3% тәшкил итте.

Муниципалитетлар өчен әһәмиятле булып, җир салымы санала. Ул 5,6 млрд. сум күләмендә алынды.

2018 елның 9 аенда федераль бюджеттан 17,6 млрд. сум керде. Еллык планда  28,7 млрд. сум яисә 61 процент.

Татарстан Республикасының тупланма бюджетының чыгымнары 185,7 млрд. сум тәшкил итте. Республика бюджетының чыгымнары барлыгы 156,2 млрд. сум күләмендә башкарылган. Муниципаль берәмлекләрнең чыгымнары 59,1 млрд сум тәшкил итте.

Ел башына калган бюджет акчалары һәм 9 айда кергән табышлар үз вакытында һәм тулысынча өстәлгән сумма белән хезмәт хакларын, бюджет оешмаларының агымдагы чыгымнарын түләргә, инвестицияле программаларны финансларга мөмкинлек бирде.

Җирле бюджетларга бюджетара трансфертлар үз вакытында һәм тулы күләмдә барлыгы 29,6 млрд. сум бүлеп бирелде.

Россия Федерациясе Президентының май Указлары нигезендә аерым категория хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары дәрәҗәсенә ирешү буенча эш – чыгымнар буенча бюджет үтәлешенең төп мәсьәләләренең берсе булып тора.

Агымдагы елның 9 ае дәвамында бюджет өлкәсенең аерым категория  хезмәткәрләренә эш хакларын түләү республика икътисадында уртача хезмәт хакының билгеләнгән дәрәҗәсеннән чыгып ай саен тәэмин ителде.

 

2019-2021 елларга бюджет проекты хакында.

27 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан Дәүләт Советына бюджет юлламасы кертелде. 2 октябрьдән алып 10 октябрьгә кадәр – Комитетлар утырышлары һәм Парламент тыңлаулары узды, Чаллы, Лаеш һәм Буада зональ киңәшмәләр үтте. 18 октябрь көнне Дәүләт Советы республиканың бюджет проектын беренче укылышта кабул итте.

Республика бюджеты күләмнәре түбәндәгечә: керемнәр – 228,2 млрд. сум, чыгымнар – 232,3  млрд. сум,  дефицит - 4,1 млрд. сум.

Татарстан Республикасы тупланма бюджеты түбәндәге күләмнәрдә фаразлана: керемнәр – 271,5  млрд. сум, чыгымнар – 275,6 млрд. сум,  дефициты  4,1 млрд. сум.

2019 елда дәүләт программалары буенча чыгымнар бүленеше дәвам итәчәк. Алдан ясалган фараз буенча чыгымнарның якынча 90 проценты программалар белән иңләп алыначак.

Хәзерге вакытта республиканың районнарына, шәһәрләренә җирле бюджетларны формалаштыру буенча эшне актив уздыру кирәк.

Киләсе елда резервларын файдалану аша (ягъни аның керемнәренең артуы) бюджетның тигезлеген тәэмин итү, салымнар буенча недоимканы каплау һәм чыгымнарда камилләштерүгә йөз тоткан чаралар үткәрү таләп ителә.

 



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International