“Кредит рейтингы арту инвесторларны кызыксындыру өчен кирәк”

Moody’s Investors Servise халыкара рейтинг агентлыгы мон­нан берничә көн элегрәк Татарстан Республикасының озак сроклы кредит рейтинглары арту турында игълан итте. Бүгенге шактый четерекле вәзгыятьтә ничек шулай килеп чыккан һәм республикабыз өчен нәрсәне аңлата бу? Әлеге сорауга җавап табу максатыннан, без Татарстан Респуб­ликасының финанс министры Радик Гай­затуллинга мө­рә­җ­әгать иттек.

11
– Газетабыз битләрендә рес­публикабызны социаль-икътисадый үсешнең төрле юнәлешләре буенча бәяләү­гә, шул исәптән халыкара рей­тинг агентлыклары тарафыннан бирелә торган кредит рейтинглары үзгәрүгә бәйле мәсьәләләрне яктыртып баруыбызны үзегез үк белеп торасыз. Менә хәзер бу хакта сөйләшергә янә сәбәп чыкты. Иң зур һәм иң абруйлы халыкара агентлык­ларның берсе – Moody’s In­ves­tors Servise агент­лы­гы­ның халыкара шкала буенча Татарстанның озак сроклы кредит рейтингларын Ваа3 дәрәҗәсенә күтәрүен күз алдында тотып әйтүебез.


– Әйе, Moody’s агентлы­гының әлеге карары безнең өчен, һичшиксез, уңай әйбер булып тора. Шул ук вакытта рейтинг арту гына түгел, әлеге агентлык белән хезмәттәшлек итү чорында беренче тапкыр Татарстан Республикасына инвестицион категория бире­лү – бигрәк тә мөһим. Хәзерге вакытта дөнья икътисадында һәм Россия икътисадында күзә­телеп килә торган тотрыксыз вәзгыять шартларында респуб­ликаның кредит рей­тингының әнә шул рәвешле үзгәрүе ки­ләчәккә билгеле бер өметләр уята торган һәм рес­публика­бызның Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан куелган юнәлештә эзлекле үсүен күрсәтә торган сөенечле вакыйга булып тора. Аерым төстә шуны искәртеп үтәсем килә: республиканың рейтингы арту Россия Феде­рация­сенең башка субъект­ларының кредит рейтинглары үзгәрү фаразлары начарайган яисә бөтенләй киме­гән бер мәлдә килеп чыкты.


Моннан берничә ай алданрак – быелның августында икен­че бер зур халыкара агентлык – Fitch Ratings агентлыгы тарафыннан да рес­публиканың кредит рейтингы артуы игълан ителүен искә төшереп үтәсем килә. Әлеге агентлык шкаласы буенча да безнең рейтинг инвестицион категория рейтингларына ке­рә. Шул рәвешле хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Россия Финанс министрлыгы аккредитацияләгән берьюлы ике халыкара рейтинг агент­лыгы линиясе буенча югары дәрәҗәдәге рейтингка ия. Әйтергә кирәк, тышкы базарларда акча алып тору мөм­кинлекләре өчен төп шартлар­ның берсе сыйфатында бюджет законы нигез­ләмәләре буенча таләп ителә бу. Шул ук вакытта “Fitch” агентлыгы тарафыннан бирелгән рейтингның тулаем Россия Федерациясе рейтингы дәрәҗәсендә булуын да билгеләп үтәргә кирәк.


– Агентлык тарафыннан кабул ителгән карарларга нәрсәләр йогынты ясаган дип уйлыйсыз?


– Бу җәһәттән, иң элек, рес­публикабыз Президенты Рөс­тәм Миңнехановның әлеге мәсьәләдә актив позициясе һәм ярдәме нәтиҗәсендә, быел җәен үткәрелгән Универсиада алды елларында федераль бюджеттан җәлеп ител­гән бюджет кредитлары буенча республика бурычларының узган ел ахырында уңышлы төстә рес­труктурлаштырылганын ис­кәр­­теп үтәргә кирәк. Реструк­турлаштыруның чик­тән тыш уңай шартлары (искә төшереп үтәм: төп бурычны 2023 елдан башлап, ун ел дәвамында тигез өлешләр белән түлиячәкбез, реструктурлаштырылган бурычны түләүгә процент ставкасы – елына 0,5 процент күлә­мендә) республика финанс өлкәсенә уңай йогынты ясап, алга таба тагы да ныграк һәм көчлерәк бюджет сәясәте алып бару мөмкинлеге бирәчәк.
Әлбәттә, республика­быз­ның узган 2012 елда, шулай ук агымдагы елда шактый ук тотрыклы социаль-икътиса­дый үсешкә ия булуы да җитди әһәмияткә ия. Мәсәлән, узган елда республикада макроикътисадый күрсәткечләрнең күп­челегенең уртача алганда Россия Федерациясе буенча яхшырак булганлыгын әйтеп үтү дә җитә. Агентлык аналитиклары республика бюджетын үтәүдә әйбәт күрсәт­кечләргә ире­ше­лүен искәртә (әйтик, 2012 елда тупланма бюджетның салым керемнәре һәм салым булмаган керем­нәренең үсеше 2011 елдагы белән чагыштырганда 23,4 процент тәшкил итте, ә күләме 162,7 миллиард сумга җитте – республика әлеге күр­сәткеч­ләр буенча Идел буе федераль округында беренче урында бара, республика салым ке­ремнәре һәм салым булмаган керемнәр күләме ягыннан быелның тугыз ае йомгаклары буенча да округ субъектлары арасында – иң алда). Бу факторлар, әлбәттә, уңай яктан чагылыш тапмый калмады. Рес­пуб­ликабызның социаль-икъ­тисадый үсешенең тотрыклы күрсәткечләре һәм агымдагы елга гына түгел, алдагы перс­пективага да тотрыклы, тиешле баланска китерелгән бюджеты ике агентлык аналитиклары тарафыннан да тие­шенчә бәя­ләнми кала алмады.


– Радик Рәүфович, кредит рейтингы дәрәҗәсе туры­дан-туры республика бурычлары белән бәйле вәзгы­ять­не генә дә чагылдырмыймы әллә? Укучыларыбызга рес­публиканың кредит рейтингы дәрәҗә­се­нең ни өчен мөһим икәнлеген дә аңлатып үтә алмассызмы?


– Иң элек шуны билгеләп үтәсем килә: республиканың кредит рейтинглары Fitch Ra­tings, шулай ук Moody’s Inves­tors Servise методикалары буенча инвестицион категория рейтинглары төрке­ме­нә карый. Бу, һичшиксез, ин­вестор­ларның республикабызны капитал салу һәм производство куәтләрен оештыру өчен уңай­лы төбәк буларак бәяләүләренә ярдәм итәчәк. Төпле акыллы һәм гадел фикер йөртүче барча кешеләр­нең Татарстан Рес­публика­сы­ның, со­циаль-икъ­тисадый өл­кә­безнең тотрыклы төстә үсүен күреп тора дип уйлыйм. Төбәкнең гомумикътисадый һәм финанс тотрыклылыгын чагылдырган, Россия кимә­ле буенча югары дәрәҗә­дәге кредит рейтингы төбәк икътисадына яңа ин­вес­тиция­ләр килүгә ярдәм итәрдәй фак­торларның берсе булып тора. Ә бу, үз чиратында, федераль бюджеттан башлап, җирлек­ләр бюджетларына ка­дәр, барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларга күбрәк салым керүгә китерә­чәк дигән сүз. Монысы исә, социаль өлкәдә дәүләт бурычларын үтәү, дәүләт һәм муниципаль хез­мәтләр күрсә­тү­не тәэ­мин итү һәм аларны алга таба камил­ләштерү мәсьәлә­ләрен­дә уңай чагылыш табачак.


Боларның барысын да исәпкә алып, агымдагы елда агентлыклар белән хезмәттәш­лек кысаларында нәтиҗәле зур эш башкарылды. Май-июнь айларында республикабызга Mo­ody’s Investors Servise, шулай ук Fitch Ratings вәкил­ләре килеп китте. Бу визитлар барышында республика Премь­ер-минис­тры Илдар Хали­ковның туры­дан-туры актив катнашында Та­тарстанның социаль-икътиса­дый һәм сәя­си вәзгыятенә, тулаем республика икътисадын, шулай ук аның инвестицион һәм инновацион секторларын алга таба үстерү перспективаларын аң­лату, алар белән таныштыруга кагылышлы мәсьә­ләләрне карап тикшерүгә багышланган эшлекле очрашулар уздырылды, республика­быз­­­ның икъти­са­дый-произ­вод­ство базасын камилләш­терү, үстерү буенча конкрет нәтиҗәләр күрсәтел­де, алдагы эш планнары җит­керелде.


– Алга таба ничегрәк булыр, халыкара рейтинг агент­лыклары республикабызны киләчәктә ничегрәк бәяләр? Ирешелгәнне ничек саклап калырга һәм, мөм­кинлеккә карап, эзлекле төс­тә алга барырга, тагы да югарырак күрсәт­кеч­ләргә ире­шергә икән?


– Әлбәттә, безгә бу җә­һәт­тән иң югары бәягә ирешүгә ерак әле. Икътисадны, социаль өлкәне алга таба үстерү, халык­ның тормыш сыйфатын яхшырту юнәлешендә республика Президенты сәясәтен тормышка ашыру кысаларында системалы эшне дәвам иттерергә кирәк. Төпле акылга нигезлән­гән финанс һәм икътисадый сәясәт алып бару, тиешле карарлар кабул итү һәм гамәлләр кылу бюджет сәясәте, дәүләт финанслары белән идарә итү мәсьә­лә­ләрендә кирәкле нә­тиҗәгә ирешүгә китереп, алга таба республи­каның кредит рейтингы дә­рәҗәсендә уңай чагылыш табачак дигән ныклы фикердә торам.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 191, 23.11.2013/)


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International