Министр ярдәмчесе

назад
Министр ярдәмчесенең функцияләре:
- Министр карамагына керүче документларны, Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты йөкләмәләрен җаваплы үтәүчеләргә җиткерү;
- Министрда узучы киңәшмәләрне оештыру һәм аларда катнашу, киңәшмә нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлеген төзү һәм аларның үтәлешен тикшерү; 
- тиешле мәгълүмати-аналитик материалларны һәм документларны туплау, структур бүлекчәләрнең матералларны үз вакытында тәкъдим итүне булдыру; 
- Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының йөкләмәләрен, шулай ук Министрның аерым карарларын һәм күрсәтмәләрен үтәүне тикшерү,  
 - Министрның башка министрлыклар, ведомстволар, иҗтимагый һәм халыкара оешмалар белән мөнәсәбәтләрен җайга салу;
- Министрга кул куярга әзерләнгән чыгучы документларның максатка туры килүен, хаталарын, тулылыгын тикшерү;
- министрлык хезмәткәрләренең җайга салынган хезмәт регламентын, профессиональ этика кагыйдәләрен үтәүне күзәтү.
 
 
Газизов Айдар Сәлимҗан улы
Министр ярдәмчесе
Телефон:
264-78-69
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International