Гайзатуллин Радик Рәүф
улы
Татарстан Республикасы финанс министры
ҮЗАРА БӘЙЛӘНЕШЛӘР
Адрес:
420015, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 37
Телефон:
+7 (843) 264-79-06
Факс:
+7 (843) 264-78-01
E-Mail:
minfin@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
1964 елның 20 июлендә ТАССРның Буа районы Яңа Тинчәле авылында туган.

Белеме:
1985 елда “Бухгалтерлык хисабы һәм авыл хуҗалыгында хуҗалык эшчәнлеге анализы” белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый

Хезмәт эшчәнлеге:
06.1985-11.1986 – Совет Армиясе сафларында хезмәт итә
12.1986-10.1988 – ТАССРның Лаеш районы “Маяк” колхозында баш бухгалтер
10.1988-12.1988 – Лаеш районы агросәнәгать оешмасында контроль-ревизия эше буенча әйдәп баручы белгеч
12.1988-01.1999 – “Бөреле” агрофирмасында баш бухгалтер
01.1999-06.2000 – Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлекне финанслау бүлеге башлыгы
06.2000-06.2001 – Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары
06.2001-06.2002 – Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары
2002 елның 18 июненнән - Татарстан Республикасы финанс министры

18.12.2009 – Икътисад фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе бирелә
Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы – 1996 ел
Россия Федерациясенең атказанган икътисадчысы – 2007 ел

Бүләкләре:
“Россия Федерациясе Финанс министрлыгының 200 еллыгы” медале (2002ел)
“Бөтенроссия халык санын алуны уздыруда күрсәткән хезмәтләре өчен” медале (2003ел)
“Санкт-Петербург шәһәренең 300 еллыгы истәлегенә” медале (2003ел)
“Төньяк флотына 70 ел” Истәлек билгесе (2003ел)
“Финанс хезмәте отличнигы” күкрәк билгесе (2004ел)
“Казаның 1000 еллыгы истәлегенә” юбилей медале (2005ел)
“Россия профсозларына 100 ел” юбилей медале (2005ел)
“2006 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алуны уздыруда күрсәткән хезмәтләре өчен” медале (2006ел)
“Законга хезмәт итү өчен” истәлек билгесе – законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга өлеш керткәне өчен һәм Казан губернасы прокуратурасының 275 еллыгы хөрмәтенә (2007ел)
Россия Федерациясенең финанс министры рәхмәте (2007ел)
РФ Финанс министрлыгының Федераль казначылыгы мактау грамотасы (2008ел)
“Сугышчан бердәмлекне ныгыту өчен” РФ Оборона министрлыгы медале (2009ел)
“Казан өчен намуслы хезмәте өчен” билгесе (2011ел)
Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2011ел)
Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты (2011ел)
“Бөтенроссия халык санын алуны уздыруда күрсәткән хезмәтләре өчен” медале (2012ел)
“Финанс эшләре отличнигы” Россия Федерациясе Финанс министрлыгы күкрәк билгесе (2013ел)
II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медале (2014ел)
“Россия финанс контролен ныгыту өчен” медале (2014ел)
“Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдә күрсәткән хезмәтләре өчен” медале (2014ел)

Гаилә хәле: өйләнгән, кызы һәм улы бар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования