Хөкүмәт салым системасы буенча тәкъдимнәрне әзерләячәк дип җиткерде Антон Силуанов

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

РФ Хөкүмәте салым системасы буенча тәкъдимнәрне әзерләячәк, барлык карарлар язгы сессиядә кабул ителәчәк, физик затларның кеременә салымны арттыру планлаштырылмый дип җиткерде финанс министры вазифаларын башкаручы Антон Силуанов.

“Безнең исәпләүләрдә без физик затларның кеременә салымны арттыруны планлаштырмыйбыз... Мин хәзер хөкүмәт формалашып бетәр һәм хөкүмәт инде яңа тәкъдимнәрне әзерләр, бу тәкъдимнәр, шул исәптән салымнар буенча, белән без Дәүләт Думасында чыгыш ясарбыз һәм тикшеребез дип уйлыйм,” – дип өстәде ул.

“Карарларны кабул итү сроклары буенча бездә чикләүләр бар, чөнки Дәүләт Думасы июльнең уртасына, икенче яртысына кадәр эшләячәк, шуңа күрә безгә барлык карарларны язгы сессиядә үткәрергә кирәк”, - диде Силуанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International