Халыкара валюта фонды 2018-2019 елларга Россиянең тулаем эчке продукты үсеше фаразын раслады

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

Халыкара валюта фонды 2018 һәм 2019 елларга Россиянең тулаем эчке продукты үсеше фаразын апрель дәрәҗәсендә саклап калды. Бу хакта Мәскәү белән консультацияләр йомгаклары буенча фондның хәбәрендә әйтелә.

“Россия икътисады 2015-2016 еллардагы рецессиядән соң яңадан торгызыла. Хөкүмәтнең нәтиҗәле сәясәте һәм нефтькә югарырак бәяләр аркасында <...> 2018 елда үсеш тулаем эчке продуктның 1,7% дәрәҗәсендә фаразлана. Моңа халыкның кредит һәм өстәмә керемнәре үсеше ярдәм итә”, - диелгән документта.  

Шул ук вакытта “структур тар урыннар” һәм санкцияләрнең озакка сузылган нәтиҗәләре аркасында уртача сроклы киләчәк чикләнгән булып кала. Структур реформалардан башка үсеш тулаем эчке продуктның якынча 1,5% тәшкил итәчәк, ә монетар сәясәт 2019 елның ахырына инфляцияне якынча 4% дәрәҗәсендә стабильләштерәчәк дип йомгак ясый Халыкара валюта фонды экспертлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International