РФ тулаем эчке продукты үсеше августта 1% кадәр акрынайган

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

2018 елның августында Россия тулаем эчке продукты үсеше еллык чагылышта июльдәге 1,8% каршы 1% кадәр акрынайган. Гыйнвар-августта күрсәткеч елга ел 1,6%ка үскән. Бу хакта РФ Икътисадый үсеш министрлыгының “Эшлекле активлык картинасы. 2018 елның сентябре” күзәтүендә хәбәр ителә.

“Августта үсешнең акрынаюына төп өлешне авыл хуҗалыгында (июнь-июльдәге аз-маз үсештән соң елга ел -10,8%) еллык динамиканың кисәк начараюы кертте”, - дип искәртә министрлык.

Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы җитештерүе күрсәткече төшү үсемлекчелекнең тискәре динамикасына бәйле. Бу кайбер культураларны чәчү мәйданнарын кыскарту һәм уңдырышлылык кимү аркасында килеп чыкты дип билгелиләр Икътисадый үсеш министрлыгында.

Моннан тыш, үсемлекчелекнең еллык динамикасы начараюга үткән ел августының югары базасы өлеш керткән, дип саныйлар министрлыкта.

“Августта еллык темпларның кимүен транспортның йөк әйләнеше (июльдәге 4,1% соң елга ел 2,5%) һәм сәнәгать җитештерүчәнлеге (июльдәге 3,9% соң елга ел 2,7%) күрсәткән. Элеккечә торгынлык төзелештә (июльдәге -0,7% соң августта елга ел -0,8%) күзәтелә”, - дип искәртелә Икътисадый үсеш министрлыгы материалларында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International