Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

«2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты беренче укылышка әзер, ул шушы арада узачак парламент утырышына чыгарыла. Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында шундый карар кабул ителде. Парламентарийлар барлык профиль комитетлар биргән тәкъдим, төзәтмәләрне берләштереп үз бәяләмәсен бирде.

Комитетның бүгенге утырышы – бюджет турында закон проектын беренче укылышка әзерләүнең соңгы этабы. Бу елның сентябрь аенда Дәүләт Советына кертелгән республиканың төп финанс законы парламентның барлык профиль комитетларының утырышларында каралды. Парламент тыңлаулары форматында тикшерелде. Моннан тыш, республиканың барлык муниципалитетлары катнашында өч зональ киңәшмә үтте.

Гадәт буенча бюджетны тикшерү вакытында республиканың социаль-икътисадый үсеше фаразы карала. Бүген аны икътисад министры урынбасары Олег Пелевин тәкъдим итте. Бюджетның төп сыйфатлары белән республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин таныштырды.

Бюджет турында закон проекты беренче укылышка түбәндәге параметрлар белән керәчәк.  

2019 елга консолидацияләнгән бюджетның керем өлеше - 271,5 млрд сум, чыгым өлеше 275,6 млрд сум булачак. Дефицит – 4,1 млрд сум. Республика бюджеты 228,2 млрд сум керем алып, чыгымнар 232,3 млрд сум булачак. Дефицит, шулай ук, 4,1 млрд сум. Белгечләр дефицитның ел башына калдыклар хисабына балансланачагын әйтте.

2020 елга фараз түбәндәгечә: консолидацияләнгән бюджетта керемнәр – 270 млрд, чыгымнар 274,6 млрд сум, бюджет кытлыгы 4,6 млрд сум. 2021 елда консолидацияләнгән бюджетта керемнәр 277,6 млрд сум, чыгымнар 282,9 млрд сум, дефицит 5,3 млрд сум. Татарстан бюджетында керемнәр 232,1 млрд сум, чыгымнар 237,4 млрд сум.

 Парламентарийлар тулаем алганда, бюджет проектын хупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International