Дәүләт Думасы икенче укылышта 2019-2021 елларга профицитлы бюджет проектын кабул итте

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Дәүләт Думасы икенче укылышта 2019-2021 елларга федераль бюджет проектын кабул итте. Өченче укылыш 21 ноябрьгә планлаштырыла.

Проект өчен 357 депутат тавыш бирде, “каршы” – 62, тыелып калучылар булмады.

2019 елда РФ бюджеты керемнәре 19,969 триллион сум дәрәҗәсендә, чыгымнары — 18,037 триллион сум дәрәҗәсендә планлаштырыла, профициты 1,932 триллион сум тәшкил итәчәк. Киләсе ике елда керемнәрнең һәм чыгымнарның 20,978 триллион һәм 2021 елда 20,026 триллион сумга кадәр акрынлап артуы күздә тотыла.  Шулай итеп, бюджет профициты 2019 елда тулаем эчке продуктның 1,8%нан 2021 елда 0,8% кадәр кимиячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International