Антон Силуанов: илкүләм проектлар буенча бюджетның үтәлеше төбәкләрнең активлыгын арттырачак

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Илкүләм проектлар буенча бюджетның үтәлеше тизләнеше, аларны гамәлгә куйганда төбәкләрнең активлыгын арттыруга юнәлтелгән. Бу хакта беренче вице-премьер – РФ финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.

Пәнҗешәмбе Силуанов Владивостокта өч: “Халыкара кооперация һәм экспорт”, “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү”, “Кече һәм урта эшкуарлык үсеше” илкүләм проектларын гамәлгә кую буенча киңәшмә уздырды.

“Барлык министрлыклар да бу юнәлештә эшли. Беренче вакыт, елның беренче айларында без керә башладык, илкүләм проектларны гамәлгә куя башладык. Хәзер тоткарлану өчен бернинди нигез юк. Без, киресенчә, тырышабыз һәм безнең чаралар илкүләм проектларны гамәлгә куйганда активлыкны арттыруга, төбәкләрне җәлеп итүгә юнәлтелгән. Шулай ук вакытында финанслауга да”, - диде Силуанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International