ТР Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды

2017 елның 28 ноябре, сишәмбе

2017 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2017 елның гыйнвар-октябрендә җирле бюджетларның үтәлеш күрсәткечләрен һәм 2017 елның ноябрь аенда көтелүче күрсәткечләр мәсьәләләрен тикшерү буенча киңәшмәләр узды.

Чараларда Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, "Татэнергосбыт" ААҖ, "Газпром Межрегионгаз Казан" ЯАҖ вәкилләре катнашты.

Киңәшмәләр барышында салым һәм салым булмаган керемнәрне җыю буенча билгеләнгән планны үтәүгә, салымнар һәм җыемнар буенча салымның түләнми калган өлешен (недоимка) түләү буенча башкарылган эшкә, планлаштырылган чыгымнарның финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгәнлегенә, учреждениеләрнең кредитор бурычына, эшмәкәрлек эшчәнлегеннән кергән керемнәргә караган мәсьәләләр тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International