Муниципаль спорт мәктәпләре спортчыларын йөртү буенча хезмәтләрне аутсорсинглау белән бәйле чараларны гамәлгә ашыруга чаралар бүлеп бирелә

2024 елның 27 апреле, шимбә

Татарстан Республикасында 2017 елдан башлап спорт мәктәпләре укучыларын, үзәкләштерелгән рәвештә спорт мәктәпләренә автобуслар сатып алмыйча, махсуслаштырылган транспорт компанияләре аша йөртү буенча аутсорсинг проекты гамәлгә ашырыла.

Әлеге аутсорсинг Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге спорт мәктәпләренә махсуслаштырылган автотранспорт предприятиеләре автобусларыннан файдаланырга мөмкинлек бирә. Әлеге предприятиеләрнең транспорт лицензиясе, профессиональ йөртүчеләр штаты, медицина персоналы бар, бу балаларны төрле дәрәҗәдәге ярышларга алып барганда, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә ярдәм итә.

2024 елда югарыда күрсәтелгән чараларны гамәлгә ашыруга 16 526,0 мең сум акча юнәлдереләчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International