Владимир Путин бюджет процессын камилләштерүгә йөз тоткан законга кул куйды

2017 елның 29 декабре, җомга

РФ Президенты Владимир Путин Бюджет кодексына үзгәрешләр керткән һәм бюджет процессын камилләштерүгә йөз тоткан федераль законга кул куйды. Әлеге документ хокукый мәгълүмат рәсми порталына урнаштырылган.

Документ субсидияләр бирүнең бердәм алымнарын булдыру максатыннан төбәкләр буенча федераль бюджеттан РФ субъектының чыгым йөкләмәләрен финанслашуның чик дәрәҗәсен РФ хөкүмәте тарафыннан раслауны күздә тота. Аерым субсидияләргә карата башка чик дәрәҗәне булдыру (өч очрактан тыш) мөмкин түгел.

Беренчедән, әгәр дә бу субсидияләрнең финанс тәэмин итү чыганаклары президентның резерв фондлары һәм РФ Хөкүмәте акчалары булса. Икенчедән, капиталь төзелеш объектларына капиталь салуларны финанслашуга яисә гомумдәүләт әһәмияткә ия чаралар аерым төбәкләрдә (Президент яисә Министрлар Кабинеты актлары нигезендә) гамәлгә куелганда, күчемсез милек алуга субсидияләр бирелгән вакытта. Өченчедән, әгәр дә бу субсидияләр халыкара чараларга (аларны үткәрү турында карар президент яисә хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән) әзерлек һәм аларны үткәрүне финанслашуга булса.

Моннан тыш, федераль һәм төбәкләр бюджетлары арасында уртача дистиллятларга акциз буенча керемнәрне бертигез (50%ка 50%) пропорциядә бүлү күздә тотыла. Аңарчы бу акциз буенча барлык керемнәр РФ субъектлары бюджетларына кереп барды. Күптән түгел уртача дистиллятлар төшенчәсен киңәйтү турында закон кабул ителде. Пропорциягә үзгәрешләр кертү шуңа бәйле.

Моннан тыш, федераль бюджеттан төбәкләргә субвенцияләр бирүгә кагылган Бюджет кодексының 133 маддәсе нормасы хәзер “Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турындагы” закон нигезендә, 2018 елда биреләчәк субвенцияләргә дә кулланылачак. Төбәкләр арасында әлеге субвенцияләрне бүлүне хөкүмәт раслаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International