Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы узды.

Чарада Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашты. 

Коллегия барышында 2017 ел йомгакларына багышланган төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады.  

Шулай ук утырышта Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International