Энергетика министрлыгы РФ Финанс министрлыгы белән нефть тармагында салым маневрын тәмамлау сроклары буенча уртак тәкъдимен әзерләячәк

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Россия Энергетика министрлыгы Финанс министрлыгы белән бергәләп нефть тармагыда салым маневрын тәмамлау сроклары буенча компромисслы тәкъдимен якын киләчәктә әзерләргә исәпли. Сөйләшүләр конструктив фазада дип җиткерде энегетика министры Александр Новак.  

“Без хәзер Финанс министрлыгы белән шактый конструктив диалог алып барабыз, - диде ул. – Мин бөтенесе өчен дә компромисслы, канәгатьләндерерлек билгеле бер тәкъдимнәрне без якын киләчәктә эшләп чыгара алырбыз дип уйлыйм”.  

Новак сүзләренчә, салым маневрын тәмамлау һәм нефтьне эшкәртүгә стимул бирү мәсьәләләре бер-берсе белән бәйләнмәгән темалар. “Асылда, бу ике төрле тема. [Беренчесе] нефть эшкәртү заводларына ярдәм күрсәтүгә кагылган стимул бирү чаралары, салым маневрлары аркасында маржинальлек кисәк кимегән. Икенче тема – ул экспорт акчалата җыем буенча тәкъдим”, - диде ул.

Министр әйтүенчә, нефть эшкәртү заводларын модернизацияләүнең иң мөһим стимулы базарның төп уенчыларына аңлаешлы һәм озак сроклы уен кагыйдәләре. “Нефть эшкәртү – ул зур инвестицияләр, модернизацияләү һәм җайланмалар кертү циклы, - диде Новак. – Нефть эшкәртү буенча уен кагыйдәләрен һәм максатларны билгеләргә кирәк. Икенчесе – модернизациягә юнәлтелә алган финанс ресурсларны җәлеп итү”.

Нефть тармагында салым маневрын тәмамлау срогы турында Энергетика министрлыгы башлыгы “тармак өчен иң мөһиме, аның эффекты ноль булу, өстәмә салым йөкләмәсе булмау” дип өстәде. “Бу гамәлдәге салым йөкләмәсен яңача бүлү”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International