"Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2018" X халыкара икътисадый саммитының пленар утырышы турында

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Бүген "Корстон" кунакханә комплексы мәйданында "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2018" X халыкара икътисадый саммитының пленар утырышы узды.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Йосыф бин Әхмәд Әл Үсәймин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казахстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ерболат Досаев, Россия тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов, Ислам үсеш банкы төркеме вице-президенты Закир Икбаль һәм башкалар катнашты. 

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның Казан саммитында катнашучыларны һәм оештыручыларны сәламләү сүзен укыды. Ил башы ассызыклаганча, Россия саммитта катнашучы илләрнең халыкара икътисадый мөнәсәбәтләрнең гаделлек, тигезлек һәм үзара файдалы булуга нигезләнүен хуплый.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, Казан Россия һәм аның төбәкләренең мөселман илләре белән икътисадый хезмәттәшлеген киңәйтүгә берләштерүче мәйдан булып тора. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International