Бөтендөнья банкы 2019 елда Россиянең тулаем эчке продукты үсеше 1,8% кадәр кызуланыр дип көтә

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Бөтендөнья банкы 2018 елда РФдә икътисад үсеше 1,5% дәрәҗәсендә булыр, 2019-2020 елларда 1,8% кадәр кызуланыр дип фаразлый. Бу хакта Бөтендөнья банкының “Глобаль икътисадый перспективалар” докладында хәбәр ителә.

“Быел Россиядә үсеш темплары тотрыклы булып – 1,5% дәрәҗәсендә калачак, ә киләсе елда 1,8% кадәр үсәчәк, чөнки нефтькә бәяләр үсеше йогынтысы һәм кредит-акча сәясәте йомшару нефтьне табуны киметү һәм икътисадый санкцияләр тирәсендәге билгесезлек аркасында хәлсезләнәчәк”, - диелгән докладта.  

Аңарчы РФ икътисадый үсеш министры Максим Орешкин Дәүләт Думасында чыгышы вакытында 2018 елда Россия тулаем эчке продукты үсеше 1,6-2,1% тәшкил итәчәк дип җиткердән иде. Икътисадый үсеш министрлыгының агымдагы фаразы буенча 2019 елда тулаем эчке продукт үсеше 2,2% тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International