РФ Финанс министрлыгы табышка салым ставкасын киметүне төбәкләргә тыярга тәкъдим итте

2018 елның 10 июле, сишәмбе

РФ Финанс министрлыгы трансферт бәя хасил итүдә контроль бетерелгәннән соң куркынычларны киметер өчен төбәкләрне биш ел дәвамында оешмалар табышына салымның киметелгән ставкасын билгеләү хокукыннан мәхрүм итәргә тәкъдим итте. Бу хакта финанс министры урынбасары Илья Трунин Дәүләт Думасында РФ Салым кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проектын тикшергәндә җиткерде.

“Бер яктан, салым түләүчеләрнең берләштерелгән төркемнәре бетерелә, шуның белән бергә шул ук чорда трансферт бәя хасил итүдә контроль акрынлап юкка чыга. Бу комплекслы карар. Ул алга таба салым түләүчеләрнең берләштерелгән төркемнәре институтын кулланмый гына трансферт бәя хасил итүдә контрольне куркыныч булган өлкәләрдә тупларга мөмкинлек бирә иде. Бу куркыныч өлкәләре санын минималь итәр өчен Хөкүмәт 5 ел дәвамында РФ субъектларында оешмаларның табышына салымның киметелгән ставкасын билгеләү хокукын калдырмаска тәкъдим итә”, - дип аңлатты Трунин.

Трансферт хасил итүдә контроль РФдә 2012 елда кертелде. Ул вакытта Федераль салым хезмәтенә холдинглар эчендәге компанияләр арасында килешүләрнең бәяләрен (базар бәяләреннән шактый аерылырга мөмкин булган) контрольдә тоту йөкләнде.

Турнин сүзләренчә, махсус икътисадый заналарда һәм өстенлекле үсеш территорияләрендә инвестицияле вычет очрагында төбәкләр ставканы киметү хокукына барыбер ия булачак. Трансферт бәя хасил итүдә контроль киметелгән ставкадан үзенчәлекле очракларда файдаланган салым түләүчеләрдә тупланачак. Безнең күзлектән бу гадел”, - диде министр урынбасары.

Барлык башка очракларда контроль бетереләчәк дип җиткерде Трунин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International