Дәүләт Думасында өстәмә кыйммәткә салымны (НДС) арттыру турында проектны икенче укылышта кабул итәргә тәкъдим иттеләр

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

Дәүләт Думасының Бюджет һәм салым буенча комитеты парламентның түбәнге палатасына 2019 елның 1 гыйнварыннан өстәмә кыйммәткә салым ставкасын хәзерге 18%тан 20%ка кадәр арттыра торган һәм берүк вакытта элегрәк арттырырга ниятләнгән социаль бюджеттан тыш дәүләт фондларына иминият кертемнәренә ставканы даими рәвештә калдыра торган закон проектын икенче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте. Думага тикшерүгә документны 18 июль көнне чыгарырга планлаштырыла.

Шул ук вакытта өстәмә кыйммәткә салым буенча гамәлдәге барлык льгота ставкаларын, шулай ук автоҗитештерүчеләрнең товар, эш һәм хезмәт алганда түләнгән өстәмә кыйммәткә салым суммаларына вычетларны алуга (алар бюджет субсидияләре яисә бюджет инвестицияләре исәбенә алынган булсалар да) хокукларын саклап калу күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International