Максим Орешкин үзмәшгульләрнең үз пенсияләре өчен җаваплы булулары турында сөйләде

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Үзмәшгульләр үзләрен пенсия белән тәэмин итү буенча җаваплылыкы үз өсләренә алырга тиеш. Бу хакта Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы  Максим Орешкин хәбәр итте. Дәүләт аларга бары социаль пенсияне генә тәэмин итәчәк.

“Безнең дәүләтнең һәрбер кешесенә, ул иминият түләүләрен күпме түләвенә карамастан, минималь социаль пенсия гарантияләнә. Без эшкуарлар (үзмәшгуль гражданнар) турында сөйләшсәк, без хәзер аларны иминият түләүләреннән (үзеләрен пенсия белән тәэмин итү дәрәҗәсен, социаль пенсияләр дәрәҗәсен арттыру буенча бөтен куркынычны үз өсләренә алу шарты белән) азат итү мөмкинлеген тикшерәбез”, - дип җиткерде Орешкин.

Министр дәүләтнең бурычы – билгеле бер пенсия минимумын тәэмин итү дип искәртте. “Әгәр кеше үзе җыярга, эшләп табарга әзер икән, аның социаль пенсия дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек биргән механизмнар булдырырга кирәк”, - дип өстәде ул.

Хөкүмәттә хәзер үзмәшгульләр өчен махсус салым режимын булдыру тикшерелә. Аңа шулай ук минималь административ һәм салым йөкләмәсе каралган кече предприятиеләр кертелергә мөмкин диде Орешкин. “Җәмгыятьнең бу өлеше иң активлардан булганы һәм үз киләчәге өчен актив эшләгәне өчен аларга салым йөкләмәсе максималь җиңеләйтелгән булырга тиеш, ләкин шул ук вакытта пенсияләренең дәрәҗәләре өчен җаваплылыкны алар үз өсләренә алырга тиеш”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International