"Татнефть" ГАҖ директорлар советының утырышы узды

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ГАҖ директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде. 

Утырышта 2018 елның тугыз аенда бюджетны башкару каралды һәм ноябрь аена бюджет расланды. 

Директорлар советы компаниянең 2019 елга финанс-хуҗалык эшчәнлегенә фаразларны әзерләүгә күрсәткечләрне карады. Фаразлаулар "Татнефть" төркеменең 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе нигезендә билгеләнә. 

Чарада Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International