РФ Үзәк Банкы: рубльнең чит ил валюталарына реаль нәтиҗәле курсы гыйнварда 0,5%ка үсте

2019 елның 8 феврале, җомга

Рубльнең реаль нәтиҗәле курсы (инфляцияне исәпкә алып РФ төп сәүдә партнерлары валюталарына) 2018 елның декабренә карата 2019 елның гыйнварында 0,5%ка артты. Бу хакта РФ Үзәк Банкы материалларында әйтелә.

Шулай итеп рубльнең реаль нәтиҗәле курсы долларга гыйнварда 1,3%ка, еврога 0,7%ка үсте.

Рубльнең нәтиҗәле курсы Россиянең хәлиткеч сәүдә парнерларының (Россиянең тышкы сәүдә әйләнешендә бу илләрнең өлешләренә карап) валюта курслары базасында исәпләнә.

2018 елның йомгаклары буенча рубльнең реаль нәтиҗәле курсы 6,9%ка төшкән, шул исәптән долларга 10,8%ка, еврога  - 6,9%ка.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International