Бюджет инвестицияләрен бүлеп бирү гади булырга тиеш дип саный Дмитрий Медведев

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев министрларга бюджет инвестицияләрен бүлеп бирүне гадиләштерү буенча законга тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

“Конкрет проектларга бюджет инвестицияләрен бүлеп бирү барышын аларны үтәү тизрәк булсын өчен, әлбәттә, гадирәк һәм үтә күренмәлерәк итәргә кирәк. Ләкин бу инде законны камилләштерү буенча тәкъдим. Сездән шулай ук әлеге тәкъдимнәрне көтеп калам”, - диде Медведев Хөкүмәт утырышында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International