Антон Силуанов төбәкләрне илкүләм проектларны мониторинглау системасына тоташтырырга әйдәде

2019 елның 22 марты, җомга

РФ төбәкләрен һәм муниципаль берәмлекләрне илкүләм проектларны гамәлгә куюны мониторинглау системасына тоташтырырга кирәк. Бу хакта беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуанов төбәкләр белән селектор киңәшмәсе барышында җиткерде.  

“Илкүләм проектларны гамәлгә куюны мониторинглау системасын җайга салырга кирәк. Россия Федерациясе субъектларын аның эшенә тоташтырырга кирәк. Әлеге система мониторинглау системасы кысаларында без билгеләгән контроль нокталардан чыгып, илкүләм проектларны гамәлгә кую барышында контроль һәм күзәтеп бару системасын төзергә мөмкинлек бирә”, - диде ул.  

Югыйсә, Силуанов искәртүенчә, бюджетның касса үтәлешен генә күреп булачак, “ә бу исә илкүләм проектларны гамәлгә кую барышы турында һәрвакытта да реаль хәлне чагылдырмый”.

“Шуңа күрә сезнең игътибарны илкүләм проектларны гамәлгә кую барышын гомуми мониторинглау системасына илкүләм проектларны гамәлгә куюга җәлеп ителгән Россия Федерациясе субъектларын һәм муниципаль берәмлекләрен тоташтыру әһәмиятенә юнәлтәм”, - дип билгеләде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International