“Яңарыш” республика фондының Попечительлек һәм административ утырышы узды

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә “Яңарыш” республика фондының Попечительлек һәм Административ утырышы узды. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев уздырды.

Утырышта ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының Административ советы җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, шулай ук фондның Халыкара ведомствоара эксперт советы әгъзалары, ведомство һәм министрлык, мәктәп һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

“Татарстан  “Мәдәни мирас: борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеге”  масштаблы проектны тормышка ашырды. Проект кыен булуга карамастан, эшләр җиңел барды. Бүгенге көндә уникаль мәдәни мирас объектларын саклап калу һәм киләсе буыннарга тапшыру өлкәләрендә ныклы нигез булдырылды. Әлеге объектлар дөньякүләм танылу алды һәм халкыбызның зур байлыгына әверелде, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында.

Татарстан Республикасында полилингваль мәктәпкәчә белем бирү концепциясе формалаша.

Утырыш барышында Татарстан Республикасында полилингваль белем бирү системасын булдыру турында  Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сөйләде. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Казанда беренче полилингваль белем бирү комплексында  төзелеш эшләренең барышы турында хәбәр итте.

Утырышта Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International