"Җиңү" республика оештыру комитеты утырышы узды

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Социалистик Хезмәт Герое, галим-конструктор һәм иҗтимагый эшлекле Илдус Мостюков, Россия Герое Газинур Хәйруллин, «Татарстан Республикасы ветераннар берлеге» республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы рәисе, генерал-майор Әхәт Юлашев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре вәкилләре катнашты.   

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, киләсе елга ил Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын уздырачак. «Бу күренекле датаны бәйрәм итүгә әзерлек барлык тармак хакимиятләре органнарының , барлык муниципаль берәмлекләрнең бурычы, һәр татарстанлының намус эше булырга тиеш», - диде ул.  

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә республикда тантаналы чаралар, шул исәптән «Георгиевская ленточка» һәм «Үлемсез полк» акцияләре узачак. Бүген «Красная гвоздика» акциясе башланып китте.

Чарада Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International