Татарстан Республикасында авыл җирлекләре башлыклары белән зональ семинар-киңәшмәләр узды

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

 

2019 елның 10сыннан алып 22 майга кадәр Татарстан Республикасында республиканың авыл җирлекләре башлыклары белән зональ семинар-киңәшмәләр уза.

10 майда семинар-киңәшмә Кукмара муниципаль районында, 13 майда – Чүпрәле муниципаль районында үткәрелде.

Семинарларны ел саен Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассициациясе уздыра.

Семинарлар барышында республиканың җирле үзидарә органнары эшчәнлекләре, шул исәптән җирле бюджетларны формалаштыру һәм үтәү, бюджетара мөнәсәбәтләр формалаштыру, беркетелгән вәкаләтләрнең финанс тәэмин итлеше кебек әһәмиятле мәсьәләләр карала.

Семинар-киңәшмәләр эшендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International