ТР финанс министры 2019 елның 1 яртыеллыгында ТР тупланма бюджетын үтәү йомгаклары турында хәбәр итте

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Бүген 2019 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы тупланма бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2019 ел азагына кадәр республиканың финанс системасы органнарының бурычлары турында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин республика киңәшмәсендә сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Радик Гайзатуллин 2019 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы тупланма бюджетының керемнәре 151 млрд. сум, салым һәм салымнардан тыш керемнәре 137,7 млрд. сум тәшкил итте дип хәбәр итте. 

Салым һәм салымнардан тыш керемнәр буенча республика бюджеты 115,6 млрд. сумга үтәлгән.

Җирле бюджетларга 21,1 млрд. сум җыеп алынган.

Алты айда табышка салымның кереме 49,9 млрд. сум тәшкил иткән.

Физик затларның кеременә салым 1 яртыеллыкта республиканың тупланма бюджетына салым барлыгы 37,2 млрд. сум күләмдә кергән.

Татарстан Республикасы тупланма бюджетына акцизлар кереме 16,9 млрд. сум тәшкил иткән.

Бердәм керемгә салымнарның республиканың тупланма бюджетына керемнәре 6,6 млрд. сум тәшкил иткән.

2019 елның 1 яртыеллыгында федераль бюджеттан 12,9 млрд. сум яисә еллык планнан 39% кергән.

Татарстан Республикасы тупланма бюджетының чыгымнары 137,5 млрд. сум тәшкил иткән. Республика бюджетының чыгымнары барлыгы 116,2 млрд. сум күләмендә башкарылган Җирле бюджетларга республика бюджетыннан бюджетара трансфертлар үз вакытында һәм тулысынча барлыгы 22,2 млрд. сум күчерелгән. Муниципаль берәмлекләрнең чыгымнары 43,5 млрд. сум тәшкил иткән.

2019 елга Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә кую кысаларында чараларны финанслауның гомуми күләме 23,7, шул исәптән федераль бюджет чаралары хисабына – 16,8, Татарстан Республикасы бюджеты хисабына – 6,9 млрд. сум тәшкил иткән.

1 яртыеллыкта илкүләм проектларны гамәлгә куюга 8,4 млрд. сум юнәлтелде, 7,5 млрд. сум үзләштерелгән.

Татарстан Республикасы тупланма бюджетын һәм Татарстан Республикасы бюджетын формалаштыру буенча эш Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән бергәләп төзелгән График нигезендә алып барыла дип искәртте ТР финанс министры.

“Йомгаклап әйткәндә, барлык дәрәҗәдәге бюджетларның балансланган булуын тәэмин итү, керемнәрне тулысынча җыеп алу, расланган чыгымнарны вакытында финанслау, шулай ук чираттагы өч елга бюджетны сыйфатлы итеп формалаштыруны тәэмин итү – ел ахырына кадәр беренче чираттагы бурычларыбыз булып тора”, - лип ассызыклады Радик Гайзатуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International