Вице-премьерлар йомгак күрсәткечләргә кагылмаган илкүләм проектларга үзгәрешләр кертә алачак

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Илкүләм проектларның кураторлары булган РФ вице-премьерлары йомгак максатларга һәм күрсәткечләргә кагылмаган кайбер үзгәрешләрне аларга тиз кертә алачак. Бу хакта РФ Хөкүмәте аппараты башлыгы урынбасары Анатолий Кириенко хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, тиешле хөкүмәт карарына РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев кулын куйган.

“[Яңа] вәкаләтләрнең бер өлеше кураторларга – теге яисә бу илкүләм проект өчен җавап биргән вице-премьерларга бирелә. Алар еллар буенча планлаштырылган федераль проектларның нәтиҗәләре арасында финанс тәэмин итүне (билгеле йомгак нәтиҗәләрдән тыш) яңадан бүлә алачак. [Шулай ук] әгәр дә бу база, хәлиткеч параметрларга, төп максатларга һәм бурычларга кагылмаса, федераль проектларның паспортларына үзгәрешләрне тиз кертә алачак”, - диде Министрлар Кабинеты вәкиле.

Моннан тыш, илкүләм проектлар кураторлары башында торган проект комитетлары бер илкүләм проектка кергән федераль проектлар арасында акчаларны үзләре мөстәкыйль яңадан бүлә алачак. Кириенко илкүләм проектларның максатларын һәм хәлиткеч параметрларын билгеләү Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Президент советы прерогативасы булып калачак дип ассызыклады.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International