Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында 2020-2022 елларга республика бюджеты хакында фикер алыштылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм аның урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Төп мәсьәләне карый башлаганчы Фәрит Мөхәммәтшин киләсе өч елга республика бюджетын районнарда зона киңәшмәләрендә, парламент тыңлауларында һәм Дәүләт Советының җиде комитеты утырышында тэфсилләп тикшерелүен искәртеп узды.

2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасының социаль–икътисади үсеш фаразлары белән Республиканың икътисад министры Фәрит Габделганиев таныштырды.

«2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты  турында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин сөйләде.

2020 елда  керемнәр  264,8 миллиард сум,  чыгымнар  267,9 миллиард сум, бюджет кытлыгы  3,1 миллиард сум булыр дип фаразлана.  

Барлык дәрәҗәләрдәге хакимиятләр тарафыннан бирелгән салым ташламалары күләме 26 миллиард сумнан артып китә. Күпчелекне федераль ташламалар тәшкил итә.

«Безгә федераль органнар тарафыннан  салым ташламаларын максатчан салым чыгымнарына әйләндерү бурычы куелган. Болар, үз чиратында, дәүләт программаларының максатчан күрсәткечләрен тормышка ашыруны тәэмин итәргә тиеш», – диде Радик Гайзатуллин.

Финанслар министры бюджетның социаль  юнәлешле булуына басым ясады. Чыгымнарның 70 проценты социаль  бурычларны чишәргә юнәлтелгән.

Комитет әгъзалары закон проектын хупладылар һәм Дәүләт Советы каравына беренче укылышка чыгарырга тәкъдим иттеләр. Утырышта «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында»    законы проекты  һәм берничә федераль законнар проектлары да каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International