ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда күп фатирлы йортларга капремонт программасы 95%ка үтәлгән

2019 елның 12 октябре, шимбә

2018-2019 елларга «Демография» илкүләм проекты кысаларында, 6130 урын, урыны булдырып, шул исәптән 3110 ясле урыны, 30 балалар бакчасы төзү карала, бүгенгә 24 объект файдалануга тапшырылган, калган объектлар буенча эшләр дәвам итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

Министр хәбәр иткәнчә, Татарстанда күп фатирлы йортларга капремонт программасы 95%ка үтәлгән. Барлыгы 2019 елда 42 муниципаль берәмлектә 942 торак объектын яңарту каралган. 

Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International