ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе турында

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Бүген «Казань ЭКСПО» халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Утырыш 2019 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы эше йомгакларына һәм 2020 елдагы бурычларга багышланды.

Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты

Төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббров чыгыш ясады.

 Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International